Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минтимер Шәймиев "Адымнар" мәктәбе ачылышына киләчәк

Чаллыда "Адымнар" полилингваль комплексы ачылышына ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев киләчәк.

Объектны тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү иртәгә, 1 сентябрьдә булачак.
Татарстанда полилингваль комплекслар төзү проекты 2019 елдан "Яңарыш" фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Аны Минтимер Шәймиев тәкъдим итте. Мәктәпләрдә дәресләрне рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барачаклар.
Яр Чаллыда 1224 урынлык мәгариф учреждениесе Чулман проспектында урнашкан. Мәктәпне "Грань" ҖЧҖ төзегән. Объектта эшләр узган елның октябрендә башланды. Бәясе 1,5 млрд сумга якын бәяләнә. Проектны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова шәхсән үзе җитәкләде. 

Фото: Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа мәктәп