Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минтимер Шәймиев Чаллыда "Адымнар" полилингваль гимназиясен ачты (+фоторепортаж)

Минтимер Шәймиев Чаллыда "Адымнар" полилингваль гимназиясен ачты. Биредә укыту өч телдә алып барылачак.

Чаллыда бүген «Адымнар» полилингваль гимназиясе ачылды. Концепция буенча, анда балалар рус, татар һәм инглиз телләрендә укыячак.
Тантаналы чарага ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде. Татарстанның беренче Президенты республикада полилингваль комплекслар булдыру проекты инициаторы булып тора.

Әйтергә кирәк, мондый учреждение Алабуга һәм Казанда да бар. Төп бина дүрт блоктан тора, биредә уку, административ корпусы, медицина бүлмәләре, ашханә, актлар залы, китапханә, гардероб, спорт блогы бар. Элек 39нчы мәктәпне җитәкләгән гимназия директоры итеп Азат Галиев билгеләнгән.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гимназияне ачуга катнашы булганнарга рәхмәтен дә белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа мәктәп