Минзәлә трактында - каты авария
Яңалыклар тасмасы

Минзәлә трактында - каты авария

Транспорт чарасының түбәсе каерыла.

26 августта Минзәлә трактында иртәнге тугызынчы яртыда юл-транспорт һәлакәте теркәлә. 1985 елгы ир-егет Промышленная урамына таба барганда тиешле тизлекне сакламый, яктылык баганасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, транспорт чарасына җитди зыян килә, аның ян-яклары, түбәсе, ишекләре каерыла. Машина йөртүче үзе ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе озатыла. Соңыннан ачыкланганча ул исерткеч эчемлек кулланган була.
 


Нет комментариев