Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп ашханәсендә онлайн туклану кертелә

Әлегә яңа хезмәт Мәскәүнең 250 мәктәбендә сынап каралачак.

Мәскәү мэры порталында укучыларның әти-әниләре өчен яңа сервис эшли башлады. Хәзер ата-аналар баласы өчен мәктәп ашханәсендә менюны онлайн режимында сайлап, яки үзләре төзеп, заказ бирә ала. Мәсәлән, “Менюдан туклану төрен сайлау” хезмәте ярдәмендә алдагы ике атнага теләгән ризыкны сайларга мөмкин. Шулай ук, ата-аналар балаларга әзерләнгән ризыкның составы, аның калориясе һәм аксым, майлар, углеводларның нисбәте турында белә ала. Мэрия билгеләвенчә, өлкәннәр заказ биргән ризыкны бала үзгәртә алмый. Ул бары тик өстәмә ризык сайлый ала. Әлегә яңа проект Мәскәүнең 250 мәктәбендә сынала. Киләчәктә ул башка уку йортларына да күчереләчәк.

 

https://kiziltan.ru/obraz/16368-mktp-ashhansend-onlayn-tuklanu-kertel.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев