Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпкә май ягылган ипи ташу бетте...

"Роспотребнадзор" балаларны тукландыру буенча яңа СанПиН кагыйдәләре төзеде.

Балалар бакчаларында дизентерия таралу турында хәбәрләр раслангач та, "Роспотребнадзор" балаларны тукландыру буенча СанПиНга шактый төзәтмәләр кертте. Алай гына да түгел, ведомство балаларны тукландыруны оештыру өчен яңа санитария кагыйдәләре проектын әзерләде.
Яңа тәртип буенча салатка дигән кыярны һәм петрушка, укроп кебек яшел тәмләткечләрне пешекчеләргә аш серкәсендә чайкатырга, ә әрчелгән бәрәңгене биш минут дәвамында агып торган су астында тотарга туры киләчәк.
Яңа тәртип буенча мәктәп ашханәләрендә кислород коктейльләре сатарга рөхсәт ителәчәк. Тик бу файдалы эчемлекне бары тик табиб-педиатр билгеләве буенча һәм мәктәптәге шәфкать туташы күзәтүе астында гына алырга мөмкин булачак.
Тагын бер яңалык — алюминий савыт-саба куллану тыела. Хәзер пешекчеләр бер тапкыр кулланылучы тәлинкәләргә дә ризык салып бирә ала. Иң мөһиме — мондый савыт-сабаны бер генә тапкыр кулланырга кирәк.
Проектта шундый пункт да бар: балаларга үзләре белән өйдән азык-төлек һәм пешкән ризыклар китерергә ярамый.

 

https://kiziltan.ru/obraz/17630-mktpk-may-yagylgan-ipi-tashu-bette.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X