Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәүлид аена бәйге!

Игътибар! Мәүлид ае хөрмәтенә Чаллы шәһәре мөхтәсибәте янә “Минем Пәйгамбәрем” дип аталган видео-роликлар конкурсы үткәрә.

Конкурста катнашырга теләүчеләр 20 октябрьдән 15 ноябрьгә хәтле үзләренең эшләрен muhtasibchelny@yandex.ru почтасына юллый алалар. Нәтиҗәләр 16 ноябрь көнендә ясалачак, ә җиңучеләрне (1, 2, 3 урыннар) бүләкләү 17 ноябрь көнне булачак.

Конкурсның тулы шартлары:

“Минем Пәйгамбәрем” дип аталган темага видео-роликлар буенча конкурс:

  • Уздыру вакыты: 20 октябрьдән 15 ноябрьгә чаклы.
  • Катнашучыларга таләпләр: Мөселман булу. Яшь арасы чикләнмәгән.
  • Видео-материалга таләпләр: Татар телендә булу һәм эчтәлегенең темага туры килүе. Вакыты 5 минуттан артмаска тиеш.
  • Җиңүчеләрне сайлау: 16 ноябрь. Сайлау вакытында видео-роликның эчтәлегеннән тыш төшерү, монтаж осталыгы һәм видеоның сыйфатына да әһәмият биреләчәк.
  • Бүләкләү: 17 ноябрь. Бер эшкә – бер бүләк.

Бәйгедә катнашу өчен әзер видео-материалларны muhtasibchelny@yandex.ru почтасына җибәрү сорала. Шулай ук конкурста видеоязманы Instagram социаль челтәренә салып, @islamchally аккаунтын видео астына беркетеп тә катнашып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз дин

2
X