Яңа гимназиядән башка балалар өч сменада укыган булыр иде.
Чаллыда төзелә торган яңа гимназияләргә балалар һәм педагоглар җыю актив бара. Полилингваль мәктәпкә – 59нчы гимназиягә 584 укучы һәм 46 педагог сайлап алынган, Мәләкәс аръягындагы микрорайонындагы 14нче гимназиягә – 956 укучы һәм 93 педагог. Белем бирү учреждениеләре 1 сентябрьдә ишекләрен ачачак.
– Әгәр Мәләкәс аръягындагы яңа мәктәп төземәсәләр, меңгә якын бала гамәлдәге 39нчы мәктәпкә барыр иде һәм мәктәп өч сменада эшләр иде. Хәзер анда 2300 укучы бар, – дип аңлатты аппарат киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.
– Әлеге начар сценарий Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән карар аркасында булмады. Балалар уңайлы, иркен мәктәпкә барачак, – дип, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, президентка ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Билгеләп үтик, соңгы алты елда шәһәрдә 6 яңа мәктәп төзелгән. Өстәмә рәвештә 10 меңгә якын укучы урыны булдырылган.
Нет комментариев