Яңалыклар тасмасы

Мөмкинлекләре чикле булса да

Комсомол районында сәламәтлекләре чикле балалар арасында «Һәрвакыт булсын кояш!» сәнгать фестивале узды.

Анда 15 нче балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр һәм 69 нчы коррекция мәктәбе балалары катнашты. Малайлар һәм  кызлар вокал, инструменталь, хореография  һәм сәнгатьле уку буенча осталыкларын күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга грамоталар һәм сертификатлар тапшырылды.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


конкурс

Нет комментариев