Чаллыдан танк училищесына автобус җибәрделәр.
Барлыгы 16 шәһәрдәш танк училищесында өйрәнүләр узучы солдатларны күрергә теләк белдерде.
Чаллының Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов: "Уллары, ирләре белән очрашсыннар өчен шәһәрдән Казанның танк училищесына автобус оештырдык".
Эльнара Зәйнуллина тормыш иптәшенә өчпочмаклар пешереп алып барган. Мобилизацияләнгән ире үзе сораган. "Без борчылабыз. Әмма ул позитив, барысы да яхшы булачак ди", - ди Эльнара Зәйнуллина.
Нет комментариев