Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизацияләнгән кешеләргә кагылышлы яңалык бар

Татарстанда мобилизацияләнгән кешеләр бер транспорт чарасына транспорт салымыннан азат ителә һәм милек салымын кичектереп түли алачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Милек салымы турындагы белдерү кәгазьләре гражданны демобилизацияләгәннән соң өч ай узгач кына киләчәк һәм ай саен аларның 1/6 өлешен түләргә кирәк булачак.

Шул ук вакытта, әгәр мобилизацияләнгән кеше ике-өч елдан соң гына кайтса, милеккә салым шул ике-өч ел өчен киләчәк.

Билгеләп үтәбез, Татарстанда салым ташламаларыннан барлыгы 1 миллион кеше файдалана, аларның күпчелеген пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр тәшкил итә – якынча 800 мең кеше. Барлык ташламаларның суммасы 1,4 миллиард сум дип бәяләнә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт