Мөдәррис Миңнегалиев: «Ел саен 20-25 мең кагыйдә бозу очрагы теркәлә»
Яңалыклар тасмасы

Мөдәррис Миңнегалиев: «Ел саен 20-25 мең кагыйдә бозу очрагы теркәлә»

Машиналарын газонга куючылар игътибар үзәгендә.

Машиналарын юл читенә генә түгел, тротуар, газоннарга да куючылар күп. Ел саен 20-25 мең кагыйдә бозу очрагы теркәлә, ди башкарма комитетның җәмәгать тәртибен саклау идарәсе башлыгы Мөдәррис Миңнегалиев. Ярый, шәһәрдәшләр актив. Фото-видеога төшереп «Народный инспектор» кушымтасы һәм «Дозор-МП» системасына мәгълүмат җиткереп торалар.  

«Административ эш ачабыз. Ул 60 көн дәвамында карала. Соңыннан машинасын газонда калдыручыга штраф салына», - ди Мөдәррис Миңнегалиев.

 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев