Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мордовия төбәк Диния нәзарәте унҗиде мәчеткә ТР мөселманнары Диния Нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәтен тараткан

Төбәк Диния нәзарәте балалар белән актив эшләү бурычын куйган.

Мордовиядә унҗиде мәчеткә Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәсе таратылган.«Без үзебезнең нәзарәткә караган мәчет имамнарына „Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә“ басмасын тапшырдык. Китаплар мәчетләрдә булачак. Намазга килгән кешеләрдә гыйбадәт алдыннан яки соңыннан китап уку гадәте бар, шуның өчен басманы һәр мәчеткә җиткерергә тырыштык», — дип сөйләде мөфти Зәки хәзрәт Айзатуллин.

Ул шулай ук имамнар алдына балалар белән актив эшләү бурычын куюны әйтте. «Балалар Казанга мәдрәсәгә укырга керсеннәр иде, без шуңа өндибез», — дип сөйләде мөфти. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев