Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар Чаллы риелторын алдамакчы булган

Яңа ел алдыннан үзе белән булган хәл турында ТР риелторлар Гильдиясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Светлана Газетдинова сөйләде.

"Коллегаларым белән бәйрәм табыны артында утырганда "Жилкомсервис"тан (имеш) шалтраттылар. Миңа ниндидер льготалар каралган икән. Аларны куллану өчен үзем турында тулы мәгълүмат сорыйлар. Хәзер уйлана башладым, мин кайсы льгота алучылар рәтенә керәм икән дип. Пенсионер да түгелмен, күпбалалы да, ветеран да түгел...

Ишетәм, арткы якта ниндидер шыш-пыш сөйләшүләр ишетелә. Шунда сорарга булдым, нинди льгота булырга мөмкин икән дим. Эш стажы өчен дип җавап бирмәсеннәрме. Шунда мин аңлап алдым, бу мошенниклар! Тиз генә телефонны сүндереп куйдым.

Ярый әле эшем шул өлкә тирәсендә булып, законнарны беләм. Гади кеше, бу Яңа ел мәшәкатьләре белән аңышмыйча, мошенникалар тозагына эләгергә мөмкин бит. Алар махсус бәйрәм алдыннан активлаша да. Сак булыгыз!" - ди риелтор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев