Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар фатирын саттырган

«Акча артыннан курьер килгәч, аңа кодлы сүз әйтеп җибәрергә кушканнар», - ди фатирлар сату компаниясе җитәкчесе Дмитрий Абушахманов.

Кызганычка каршы, мошенниклык очраклары турында язып, сөйләп, аңлатып торсак та, алдакчылар кармагына эләгүчеләр көннән-көн арта. Шундый бер күңелсез хәл «Этажи» торак сатып алу һәм ипотека компаниясендә була. Бу турыда безгә компания җитәкчесе Дмитрий Абушахманов сөйләде. 

– Безнең компаниягә фатир сату максаты белән пенсия яшендәге хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Сатуның сәбәбен башка шәһәргә апасы янына күченү дип аңлатты, чөнки безнең шәһәрдә аның балалары да, туганнары да юк икән. Аның сүзләренчә, ул башка шәһәрдә фатир сатып алу процессын инде башлаган һәм задаток керткән. Ханым сату буенча килешүне кыска вакыт эчендә үткәрергә кирәк дип белдерде. Объект бәясен дә ул күчемсез милек базарына караганда түбәнрәк итеп билгеләде.

Сделкага әзерлек этабында без әлеге клиентны мошенниклардан саклау өчен аңлату эшләре алып бардык, саклык чараларын күрергә чакырдык. Чөнки соңгы вакытта алдау очраклары белән еш очрашабыз. Хатын-кыз аны башка шәһәрдә туганнары көткәнен һәм аңа карата беркем дә законсыз гамәлләр кылмавын белдерде.
Озак та үтмәде, безнең белгеч әлеге хатын-кызның фатирын сатып алырга теләгән кешене тапты, сату-алу килешүе төзелде. Сатып алучы акчаны сатучы счетына күчергәч, ханым акчаны «салдырган». Моны ул банкларга ышанмыйм һәм акчаны үземдә саклауны өстен күрәм дип аңлаткан. Безгә соңрак аның фатир саткан акчасын мошенникларга тапшыруы билгеле булды.

Алданган хатын-кыз полициягә болай дип сөйли. Аның телефонына үзен Россия Тикшерү комитеты хезмәткәре итеп таныштырган кеше шалтырата. Билгесез кешеләр бу ханымның фатирын ышаныч кәгазе буенча сатарга тырышалар дип хәбәр итә. Хатын-кызга бу хакта беркемгә дә хәбәр итмәскә куша. Бары тик «тикшерүче»нең күрсәтмәләре буенча гына эш итәргә. Имеш, мошенникларны чиста суга чыгару өчен «ябык тикшерү чарасы» үткәрелә икән.

Ялган тикшерүчеләр пенсионер ханымның үзләренә тулысынча ышанганына инангач, конкрет эшләргә күчәләр: аңа фатирны сату өчен безнең компаниягә – «Этажи»га мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаталар һәм хәтта риелторның исем-фамилиясен дә атыйлар. Без исә мошенникларның риелторны компания сайтыннан сайлаганнар дип фаразлыйбыз. Соңыннан фатирны кире кайтарачаклар, ә җинаятьчеләрне тотачаклар дип ышандыралар. Алар сатучыны ашыктыра, ә ханым – риелторны. 

Сатучы ханым фатир сатудан кергән акчаны алгач, «тикшерү комитеты хезмәткәрләре» аңа банкта мошенниклар эшли дип белдерәләр. Хәтта счеттан акча югалачак дип, банктан акчаны алып куярга үгетлиләр. Зур суммадагы акчаны Үзәк банкка күчерергә кирәклеген әйтәләр. Курьер килгәч, аңа кодлы сүзне әйтеп җибәрергә кирәклеген дә искәртәләр. Сатучы хатын-кыз барысын да алар кушканча эшли, акчаны таныш булмаган «курьер»га тапшыра. Алга таба исә берничә көн узгач, бу ханым белән «тикшерүче» элемтәгә чыга һәм курьер юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, инкассация барып җитмәгән, акча юкка чыккан, ә аңа исә полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип хәбәр итә. Шуннан соң пенсионер белән беркем дә элемтәгә чыкмый.

Нәтиҗәдә нәрсә була соң? Юридик яктан караганда килешү тулысынча законлы. Сатып алучы фатир өчен түләп, килешү буенча барлык йөкләмәләрне үтәгән. Әмма безнең агентлык бу хәлнең ирексез катнашучысы да булды бит!
Кызганычка каршы, без фатир сатуның чын сәбәбен ачыклый алмадык. Фатирыннан колак каккан сатучыга ярдәм итү дә мөмкин түгел иде, чөнки аңа психологик тәэсир ясаганнар, өлкән кешегә артык игътибар күрсәткәннәр, матур сөйләшкәннәр, үзләренә ышандырганнар. Мошенниклар бу ханымга даими басым ясап торганнар, корбанга аңына килергә ирек бирмәгәннәр. Сатучы исә, намуслы кеше буларак, имеш, фатирын ышаныч кәгазе белән сатарга җыенган җинаятьчеләрнең барлык күрсәтмәләрен берсүзсез үтәгән.

Хәзерге вакытта без тикшерү барышы белән кызыксынып торабыз. Ә сатучы хатын-кыз өчен акча җыю да оештырылачак, чөнки кеше бер мәлдә фатирсыз да, акчасыз да калды.

Әлеге килешү тәҗрибәсе безгә күп нәрсә турында сөйләде: Россия буенча мошенниклык очраклары бик күп булу сәбәпле, безнең компания өлкән яшьтәге сатучылар белән эшләү регламентларын үзгәртте һәм мондый килешүләр өстеннән контрольне тагын да кырысландырды.

Зур килешүләр төзегәндә бик сак булырга һәм якыннарыбызга мондый алдау схемалары турында хәбәр итәргә, кисәтергә чакырабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев