Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хокук сакчылары кисәтә: мошенниклар яңа төр алдау ысулы уйлап тапкан

Хокук сакчылары, билгесез затлардан бүләкләр алмаска киңәш итә.

Шәһәрнең социаль челтәрләрендә мошенникларның яңа алдау ысулы хакында хәбәр таралды. Бүгенге көндә ул Казахстан якларында киң таралган. Мошенниклык гамәле посылкалар китерү белән бәйле.

Иң элек кешеләрнең телефонына курьерлар шалтыраталар. Алар сезгә посылка бар дип “сөенечле” хәбәр ирештерәләр. Аннары күчтәнәчне ишек төбенә үк алып киләләр. Бүләкне алу өчен паспорттагы мәгълүматны күрсәтеп һәм имза куеп билгесез документларны тутыруны сорыйлар. Посылка эчендә гади бер чынаяк яки стакан була. Ике-өч көннән исә бүләкне алучыга айфон яки кыйммәте виеокамера өчен түләү кәгазе килә. Алданучы: “Нинди айфон, миңа бит стакан гына бирделәр”, - дип гаҗәпкә кала. Әмма моны инде берничек тә исбатлап булмый. Чөнки хуҗага тапышырылыган вакытта посылка эчлегенә бернинди дә опись үткәрелмәгән була. Шуңа да хокук сакчылары, билгесез затлардан “бүләкләр” алмаска киңәш итә. Бәхеткә, әлегә Чаллыда мондый очраклар теркәлмәгән. 

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар