Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Муниципаль хезмәтләрне – электрон рәвештә

Татарстанда муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматка күчерү эше дәвам итә.

Бүгенге көндә инде шәһәрдәшләребез муниципаль хезмәтләрнең 34 төрен электрон рәвештә, ягъни Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин. 
Күпләр инде моның уңай якларын бәяләп өлгерде. Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү бюрократик киртәләрдән котылырга һәм гражданнарның дәүләт учреждениеләренә мөрәҗәгатьләр санын киметергә, шулай ук хакимият органнары эшенең үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә ярдәм итә.
Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә дә сүз барды. Анда Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең бүлек башлыгы Гүзәл Гыйләҗева чаллылыларга нинди хезмәтләр күрсәтелүе хакында сөйләде: «Электрон рәвешкә күчерелгән барлык муниципаль хезмәтләр биш юнәлеш буенча формалаштырылган: спорт, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, төзелеш, архив документлары, транспорт. Мисал өчен, спорт юнәлешен ачсак, бүгенге көндә ике хезмәт электрон рәвештә күрсәтелүен күрәбез. Спорт разрядларын бирү хезмәте аеруча популяр. Физик затлар да, спорт мәктәпләре дә мөрәҗәгать итә», – диде җитәкче. 
Ел ахырына кадәр тагын 44 муниципаль хезмәт электрон форматка күчереләчәк. 
Электрон форматка күчүнең кай ягы белән отышлы соң?
- хезмәт күрсәтү вакыты кыскару
- хезмәт күрсәтүнең кагыйдәләре ачык һәм аңлаешлы булу
- чират булмау, вакытыгызны сарыф итмәү
- электрон хезмәтләрнең башкарылышын контрольдә тоту 
- аерым бер урынга гына бәйлелек булмау
- коррупция булмау

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: госуслуги