Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: “Ашаган кеше белми, тураган белә”

Чаллы мэры кем хакында сөйли?

Пассажир транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре турында. 31 октябрьдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан бүген Чаллының тантаналар сараенда алдынгы хезмәткәрләрне җыйдылар. 

Бүген юл хуҗалыгы һәм транспорт өлкәсендә 10 меңгә якын кеше хезмәт куя.

- Халыкка уңайлылыклар тудыру - ул бик авыр эш. Сабырлык, кешеләргә карата хөрмәт булмаса, үз һөнәреңне яратмасаң, бу өлкәдә эшләп булмый. Бу һөнәр генә түгел, бу - халыкка хезмәт итү. Сез булганга күрә шәһәр яши, эшли, - дип сөйләде Наил Мәһдиев. 

Чаллы юлларына көн саен 70кә якын трамвай һәм 400гә якын автобус чыгарыла. Транспорт хезмәте сыйфаты һичшиксез юл торышына бәйле. Шәһәр мэры әйтүенчә, Чаллы юллары күзгә күренеп үзгәрде. Сыйфаты буенча ул Россиянең лидерлары рәтендә. Юл төзелешенә генә ел саен 2 миллиард сум бүленә. 8 ел эчендә Чаллы федераль һәм республика бюджетларыннан 16 миллиард сум алуга иреште. Бу - уңай күрсәткеч. 

Юл хуҗалыгы һәм пассажир транспорты өлкәсенең алдынгы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау юл төзелеш транспорт