Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Элек мәктәпкә һәркем керә ала иде. Хәзер кагыйдәләр үзгәрде»

Шәһәр башлыгы балалар куркынычсызлыгына тукталды.

Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев шундый бурыч куйды. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына укучылар һәм сабыйлар, ата-аналар, укытучылардан башка кешеләр керергә тиеш түгел дип белдерде. 

"Балаларны алып килүче ата-аналарга, укытучыларга мәктәпкә, балалар бакчаларына керү рөхсәт ителә. Калган кешеләргә ишекләр ябык булырга тиеш. Элек мәктәпкә һәркем керә ала иде. Хәзер кагыйдәләр үзгәрде. Тормыш үзгәрде. Куркынычсызлык чараларын күрү буенча эшне көчәйтергә кирәк", - диде мэр.  

Наил Мәһдиев мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗинга бу тема буенча мәктәп, балалар бакчасы җитәкчеләре белән аерым сөйләшү алып барырга кушты.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп куркынычсызлык