Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев 29нчы татар гимназиясендә булды

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, уку процессының башлануын һәм мәктәп туклануын оештыруны тикшерү өчен татар гимназиясенә кунакка барды.

Бүген бу белем бирү учреждениесендә 704 укучы белем ала. Дүрт беренче сыйныф оештырылган. Укыту бер сменада алып барыла. Наил Мәһдиев спорт залында да булды, бу вакытта анда дәрес бара иде.
Шулай ук мэр 29нчы гимназия директоры Луиза Гатауллина һәм Рамил Хәлимов белән укыту үзенчәлекләрен һәм барлык кирәкле таләпләргә туры килү турында фикер алышты. Исегезгә төшерәбез, бүген Яр Чаллы мәгариф буенча республиканың иң яхшылар өчлегенә керә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук югары бәя бирде һәм шәһәрнең республикада гына түгел, ә илдә дә иң яхшыларның берсе булуын билгеләп үтте.
Наил Мәһдиев башлангыч сыйныф укучылары белән дә аралашты, аларның кәефләрен сораштырды.
Гимназиягә килгәндә төшке аш вакыты иде. Мэр гимназистлар белән аралашты, аларның туклану белән канәгать булуларын белде.
Гимназия җитәкчелеге Наил Мәһдиевка ризыкның сыйфатын шәхсән тикшерергә тәкъдим итте. «Уку процессыннан тыш, балаларга тиешле туклану бирү мөһимлеген без аңлыйбыз. Төшке аш тәмле, туклыклы, пешекчеләргә рәхмәт». Әлеге гимназиядә азык-төлек белән «Мәктәп туклануы» комбинаты тәэмин итә, биредә хәләл нормативлары буенча тукланалар.
Очрашу ахырында мэр балаларын дәресләрдән көткән ата-аналар белән аралашты.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп