Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев барлык мөселманнарны Корбан гаете белән котлый

Хөрмәтле Чаллы шәһәре мөселманнары! Изге Корбан бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Күп гасырлар дәвамында бу дини бәйрәм чын ислам кыйммәтләрен гәүдәләндерә һәм ата-бабаларыбыз саклаган гореф-гадәтләр белән, мөселман дөньясының бай рухи һәм мәдәни мирасы белән бәйли.

Корбан бәйрәме бер-береңне хөрмәт итү, күршеләрең белән дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәү һәм кешелеклелек кебек иң яхшы сыйфатларны күрсәтергә мөмкинлек бирә, якыннарыбызны кайгыртырга, олы яшьтәге кешеләргә, ятимнәргә, мохтаҗларга – барлык яклауга һәм мәрхәмәтлеккә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итәргә өйрәтә. Чаллылылар өчен бу мәңгелек кешелек кыйммәтләре һәрвакыт өстен булды, ә Корбан гаетендә алар аерым мәгънәгә һәм әһәмияткә ия. Бәйрәм көннәрендә шәһәрдәшләр үзләренең туганнары, якыннары, күршеләре һәм дуслары белән сый-хөрмәт белән уртаклаша.

Бу изге көннәрдә Аллаһы Тәгалә безнең ихлас догаларыбызны кабул итсен, Яр Чаллы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең алга таба чәчәк атуына юнәлтелгән барлык игелекле эшләрдә һәм башлангычларда ярдәменнән ташламасын!

Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм иң изге теләкләр телим!

Н. Г. Мәһдиев,

Яр Чаллы шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау