Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бүген Сугыш ветераннары өчен госпитальдә булды. Шәһәр башлыгы госпитальдә дәваланучы ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады.

«Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, кызганычка каршы, сугышта катнашучыларның бик азлары исән калды. Бу көннәрдә без фронтка киткәннәрне, әмма әйләнеп кайтмаганнарны искә алабыз. Алар яшәргә теләгән һәм хыялланган. Алар безнең Ватаныбызның иң яхшы уллары һәм кызлары иде. Үзләре теләүчеләрне сугышка 18 яшьтән үк алганнар. Кемдер хәтта фронтка эләгү өчен паспортында туган елын үзгәртеп күрсәткән. Безнең ата - бабаларыбыз шул дәрәҗәдә үз Ватаннарын яраткан. 9 Май - зур бәйрәм, әмма бу көн бик күп кайгыны, күз яшьләрен үз эченә ала. 27 миллион кешенең җирләнүе турында коточкыч мәгълүматлар китерелә. Яу кырында ятып калганнарны искә алу, онытмау - безнең бурычыбыз. Бу батырлыклар турында һәркайда сөйләнергә тиеш», - диде Наил Мәһдиев.
Ветераннарга рәхмәт сүзләрен сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Резедә Мәүҗүтова җиткерде. Ел саен учреждение стеналарында 35 меңгә якын кеше тернәкләнү һәм дәвалану ала. Узган ел учреждениедә капиталь ремонт ясалды.Бәйрәм кунаклары алдында яшь чаллылылар чыгыш ясады.
Чара ахырында ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

http://nabchelny.ru/news/36309

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев