Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Чаллыда яшәүчеләрнең шәһәрдә аквапарк төзүгә бәйле сорауларына җавап бирде

Хәзерге вакытта ике инвестор үз проектлары белән муниципалитетка мөрәҗәгать иткән.

Автокала мэры Наил Мәһдиев, «Челнинские известия» газетасында узган «Туры линия»дә Чаллыда яшәүчеләрнең сорауларына җавап биреп, шәһәрдә аквапаркның ни өчен кирәк булуын һәм инвесторларны моңарчы әлеге комплекска акча кертүдән нәрсә тыеп калуын аңлатты.

Наил Мәһдиев сүзләренчә, Автокалада яшәүчеләрнең шәһәрдә аквапарк төзелүенә карата зур кызыксыну белдерүе халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелүендә яхшы күрсәткеч булып тора.

«Бу чиста коммерция проекты, бюджеттан аңа бер тиен дә акча бүленми, - дип искәртте шәһәр башлыгы. - Ул җитди финанслар (2 миллиард сумнан да ким түгел) таләп итә. Проект 5 елдан артык вакыт эчендә үзен аклар дип көтелә. Моңарчы инвесторлар нәкъ менә шул сәбәпле аквапарк төзелешенә акча кертергә кыймагандыр дип уйлыйм. Хәзерге вакытта безгә ике инвестор үз вариантлары белән мөрәҗәгать итте. Без аларның икесен дә карыйбыз. Шуларның кайсын сайлап алырбыз – бу хакта әле карар кабул ителмәгән. Кайсы проектның хуплануыннан чыгып, җир мәсьәләсен дә караячакбыз. Әлегә нинди территорияләр хакында сүз барырга мөмкин икәнлеген әйтмим. Чөнки барысын да җентекләп өйрәнергә кирәк. Аквапарк – тиешле мәйданнар таләп итә торган шактый зур проект. Күңел ачу комплексы янында 200-400 машинага исәпләнгән парковка булдыруны да күздә тотарга кирәк. Гомумән алганда, аквапарк төзү уңаеннан сораулар аз түгел».

 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/21/177528/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев