Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

8 Март-матур яз бәйрәме генә түгел, ул һәрвакытта да кешелеклелек, зирәклек, мәхәббәт һәм игелеклелек сыйфатларын гәүдәләндерүче кадерле хатын-кызларыбызга хөрмәт күрсәтү дә. Бу көн күңелле кәеф һәм елмаюлар, бүләкләр һәм чәчәкләр, күңелле очрашулар һәм ихлас котлаулар белән тулы.

Без, ир-егетләр, сезгә сокланып туялмыйбыз. Сез күп санлы тормыш мәшәкатьләрен, хезмәт вазыйфаларын һәм җәмәгать эшен җиңел генә башкарып чыга аласыз. Икътисадның мәгариф һәм сәламәтлек саклау кебек җитди тармаклары күбесенчә хатын-кызлар тарафыннан башкарыла. Сез тәрбиялисез, укытасыз, дәвалыйсыз, моңа үз көчегезне, осталыгыгызны һәм талантыгызны кертәсез. Күңел җылысы өчен без сезгә рәхмәтле. Сез — безнең бетмәс-төкәнмәс көч һәм илһам чыганагы. Бу бәйрәм көнендә без Ватаныбыз бәйсезлеге өчен көрәшкән сугыш чоры хатын-кызларына аерым котлау сүзләрен җиткерәбез. Үзегезнең ныклык һәм рух көчегез белән сез Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм сугыштан соңгы авыр елларда ир-атларга ярдәм иттегез. Балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз, яраткан Ватаныбызның иреге һәм чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләдегез. Сезнең алда баш иябез! 

Һәрберебез тормышында иң зур урын биләгән, төп хатын-кызларның берсе — әниләребезгә, нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр кебек. Бүген әниләргә матур сүзләребезне, ярату хисләребезне җиткерик!

                                                          Гүзәл хатын-кызларыбыз! 

Чын күңелдән сезгә матур, аяз көннәр телим. Сезне һәрчак якыннарыгыз, балаларыгыз уңышлары белән сөендереп торсын, ир-атлар игътибарга күмсен. Сезгә озын гомер, имин тормыш, нәфислек һәм ныклы сәламәтлек телим. Яз бәйрәме, 8 нче Март белән! 

                                                                  Иң изге теләкләр белән Н. Г. Мәһдиев, 

                                                                               Яр Чаллы шәһәре мэры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев