Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Яр Чаллы республикадагы иң яшел шәһәр булсын өчен барысын да эшләргә кирәк»

1 октябрьдән шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү буенча традицион көзге санитар-экологик айлык башлана, ләкин шәһәрдә билгеләнгән вакыттан алда территорияләрне тәртипкә китерүгә керешкәннәр.

Чаллыда «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсе һәм «Россия суы» Бөтенроссия акциясе, «Экология» милли проекты кысаларында «Чиста ил 2.0» автойөреше узды, шәһәрнең өч районында агачлар утырту башланды.

 
 Көзге айлык башлануын көтмичә, Гренада паркы, Сидоровский паркы, Кереселидзе бульвары, Тинчурин бульвары, Г. Тукай исемендәге Яр буе, Чулман прспектында 46 комплекс буйлап, 37 комплекс, Әлмәт тракты буенда, М.Йосыпов урамы һәм Чулман проспекты киселешендә, 28, 29, 30, 42 комплекс ишегаллары территорияләрендә агачлар утырттылар инде.


Чаллыда икеайлык вакытында барлыгы 5 400 гектар шәһәр мәйданын чүп-чардан һәм яфраклардан чистарту, 12 300 куб.м. чүп-чар түгү, 5 мең агач һәм куак утырту, 8,5 мең агач һәм 10 мең куакны санитар кисүгә дучар итү планлаштырыла. Моннан тыш, торак фонды территориясендә барлык спорт һәм балалар уен мәйданчыклары, ял итү почмаклары, эскәмияләр ремонтланачак.


«Шәһәр территорияләрен чистарту буенча планлы тәртиптә эшне оештыру өчен бердәм «санитар көн» буларак чәршәмбе билгеләнде», - дип хәбәр итте традицион аппарат киңәшмәсе барышында шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин.


Шәһәр мэры Наил Мәһдиев икеайлыкның башлануын көтәргә кирәк түгеллеген билгеләп үтте. «Территорияне җыештыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк, - диде ул. - Чаллы республикадагы иң яшел шәһәр булсын өчен барысын да эшләргә кирәк. Хәзер агач утырту өчен туры килә торган температура тора, шуңа күрә шәһәрне тәртипкә китерү буенча көндәлек эш алып барырга кирәк, өстәвенә, күп нәрсә эшләнде инде».

http://nabchelny.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атналык киңәшмә