Чаллыда намаз укырга өйрәтәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда намаз укырга өйрәтәчәкләр

Укулар бушлай.

Иртәгә, 16 август көнне Чаллыда “Намаз уку җиңел ул!” проектының чираттагы курсы башлана. Анда тиз арада (5 дәрес эчендә) намаз укырга өйрәнергә мөмкин булачак.

Ир-атларның беренче дәресе иртәнге 9дан 12гә кадәр дәвам итәчәк. Мөгаллим – Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов. Чираттагы дәресләр 23, 30 августта, 6, 13 сентябрьдә үтә.

Хатын-кызларның беренче дәресе 30 август 13.00дә, чираттагылары – 6,13 август, 20, 27 сентябрьдә. Мөгаллимә – Равия Нургалиевна.

Укулар «Чаллы Яр» мәчетендә (Казан проспекты, 179) үтә. Бушлай. 

Белешмәләр өчен телефон  8 960 067 84 49

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев