Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Намус белән хезмәт итегез. Аллаһ сакласын!

«Исегездә тотыгыз: без һәрвакыт сезнең белән. Донбасстагы хәрби частьләргә гуманитар ярдәм илттек. Киләчәктә дә мондый игелекле эшләрен эшләребез. Без сезнең гаиләләрегезне, балаларыгызны ярдәмнән ташламыйбыз», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Бүген Чаллыдан һәм Тукай районыннан 74  ир-егет хәрби бурычын үтәргә китте. Алар арасында шәхси ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте баш табибы Николай Зотов та бар. (Фотода) 

Аларны «Энергетик» мәдәният сарае яныннан озаттылар. Бирегә шәһәрдәшләребез, егетләрнең туганнары, якыннары, дуслары җыелган. Шәһәр һәм Тукай районы җитәкчеләре дә шунда. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев егетләргә үзенең теләкләрен җиткерде. «Шәһәребезнең асыл ир-егетләре, сез бабаларыбыз каны белән яулап алынган җирләргә хәрби бурычыгызны үтәргә барасыз. Исегездә тотыгыз: без һәрвакыт сезнең белән. Донбасстагы хәрби частьләргә гуманитар ярдәм илттек. Киләчәктә дә мондый игелекле эшләрен эшләребез. Намус белән хезмәт итегез. Аллаһ сакласын сезне. Без сезгә ышанабыз, барыгызның да исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез. Сезнең гаиләләрегезне, балаларыгызны ярдәмнән ташламыйбыз. Шәһәр беркайчан да үз кешеләрен авыр хәлдә калдырмый. 1 октябрьдән сезнең мәктәптә укучы балаларыгыз  бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Балалар бакчаларына йөрү дә бушлай булачак. Бу чыгымнарны шәһәр үз өстенә ала», – диде ул. 

Ир-егетләребез автобуслар белән Казанга киттеләр. Башта алар хәрби өйрәнүләрдә булачаклар, аннары хәрби бурычыларын үтәргә  китәчәкләр. 

Шәһәрдән барлыгы 1200 кеше китүе көтелә. Бүгенге көндә Чаллыда хәрби хезмәткә яраклы  90 меңнән артык кеше яши.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина махсус операция өлешчә мобилизация