Ни өчен балыкчылар гомерләрен кызганмый юка бозга керә? (психолог фикере)
Былтыр безнең бүлек җаваплылыгына караган зонада 6 балыкчы суга батып үлде, шуларның 2се Чаллыдан, - ди коткаручылар.
Моның сәбәбе нидә? Игътибарыгызга врач–психотерапевт Марат Юсупов фикерен тәкъдим итәбез:
– Академик Владимир Бехтеревнын “үлем юк” дип әйткәне бар иде. Безнең гадәти тормышта ул чыннан да юк, без аның турында уйламыйбыз да. Юл аша чыкканда, машинага утырганда, бу минем соңгы баруым дип башыбызга да китермибез бит, чөнки безгә шул мизгелдә каядыр барырга кирәк. Балыкчылар да бозга чыкканда үз ихтыяҗларын канәгатьләндерә: мавыгу, ял, кешеләр белән, табигать белән аралашу. Ахыр чиктә, балыкчы азарты дигән әйбер бар. Болар барысы да балыкчыларны үзләре дә шуны теләмичә, куркыныч тормыш хәлләрендә калуына китерә. Яз көне бу ихтыяҗны канәгатьләндерү тагын да арта, чөнки балык тоту вакыты тәмамланып килә. Менә мин соңгы тапкыр гына барып кайтам да, бернәрсә дә булмас әле, боз калын бит, бүтән бармам, дип уйлый ул. Ахыр чиктә, балыкчы боз эрүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән куркынычны бәяләп бетерми һәм куркыныч хәлдә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев