Ноябрьдә өстәмә яллар
Яңалыклар тасмасы

Ноябрьдә өстәмә яллар

Ноябрьдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә.

Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «4 ноябрь – Халык бердәмлеге көне, 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көннәр булачак», – диелә хәбәрдә.
Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә республикада ял көннәре булачак. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.

Чыганак:http://tukai-rt.ru

Фото:ачык чыганаклардан 

 


Нет комментариев