Нурлатта 2 яшьлек сабыйның гомере өзелде
Яңалыклар тасмасы

Нурлатта 2 яшьлек сабыйның гомере өзелде

Аның мәетен коедан таптылар.

Ял көннәрендә Нурлатта 2 яшьлек бала югала. Эзләмәгән җир калмый. Төнге 12ләр тирәсендә генә яңгыр коесында мәетенә тап булалар. Бала егылып төшеп һәлак булган дигән фараз бар. 

"Фаҗига буенча тикшерү оештырылды. Прокуратура контрольгә алды", - диде ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. 

Әлеге факт буенча ТР Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. 

ТР прокуратурасы фотосы


фаҗига

Нет комментариев