Өендә 800 патрон һәм пистолет ясаган ир-атны кулга алдылар
Яңалыклар тасмасы

Өендә 800 патрон һәм пистолет ясаган ир-атны кулга алдылар

Утлы коралны ул Интернеттан карап ясаган.

Чаллыда яшәүче 49 яшьлек ир-ат өй шартларында утлы корал һәм патроннар ясауда гаепләнә. Җинаять эше материаллары судка җибәрелде. 

Тикшерүчеләр белдерүенчә, ир-ат 2019 елда Интернет аша өйрәнеп, 800дән артык патрон һәм ике пистолетын төзәтеп ясый. Аның эзенә быел март аенда чыгалар. Тикшерү комитеты оператив хезмәтләр белән аны кулга ала. 

 

 


Нет комментариев