Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Оештыручылар халыкны чаңгычыларга комачауламаска кушты

Ярышлар 11 февральдә 11 сәгатьтә тантаналы төстә ачыла.

11 февральдә Чаллыда «Татарстан чаңгы юллары» массакүләм чаңгы ярышлары була. Анда 10 мең кеше катнашыр дип көтелә.

– Катнашучылар бик күп була. Бу көнне Яр буе паркы мәйданында ял итеп йөрүчеләр, спортчыларга комачаулап йөрмәсеннәр иде. Бәйрәмне карап, рәхәтләнеп ял итеп китегез. Үзегезгә, спортчыларга, инвентарьләрегезгә зыян китермәс өчен чараның тамашачылары гына булыгыз, – диде «Титан» спорт мәктәбе җитәкчес Ләйлә Вопшина.

«Татарстан чаңгы юллары» массакүләм ярышларында балалар бакчаларына йөрүчеләрдән башлап, ветераннар да катнаша ала. Ярышлар 11 февральдә 11 сәгатьтә тантаналы төстә ачыла. Анда катнашучыларны  бушлай кайнар чәй белән сыйлаячаклар. 

Билгеле булганча, 18 февральдә "Кама чаңгы марафоны"на да үтәчәк. Анда катгашу өчен дә  600ләп кеше гариза биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уен спорт чаңгы ярышлары