Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Олимпийский» спорткомплексы кайчан ачылачак?

Биредә капиталь ремонт бара.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр Советының чираттагы сессиясендә «Олимпийский» спорт комплексының капиталь ремонттан соң, киләсе елның август уртасында файдалануга тапшырылачагын әйтте.

"Уртак хезмәтебез өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагинга рәхмәт. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән "Олимпийский"да капиталь ремонт бара. ТР Дәүләт Советы депутаты минем үтенеч буенча әлеге мәсьәләне республика җитәкчеләренә җиткереп, уңай хәл итте. Ремонтка 500 млн сумнан артык акча бирелде. Без яңа мәктәпләрне 17 ай урынына 8 айда төзибез. Капиталь ремонтны да кыска вакытта тәмамларбыз", – диде ул.

Сүз уңаеннан, шәһәрдә тагын 16 мәктәп һәм 59 балалар бакчасын капиталь ремонтларга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт торак бина яшь­ләр спорткомплекс