Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкән буын чаллылар өчен бәйрәм чаралары үткәрелә

Өлкән буын декадасы кысаларында чаллылылар өчен тантаналы чаралар уза.

1 нче китапханә-мәгълүмат үзәгендә 4 һәм 5 комплекс халкы өчен бәйрәм чарасы узды. Кунаклар өчен җылы котлаулар яңгырады, Пушкин пролицее укучылары җырлар һәм шигырьләрбелән чыгыш ясадылар.
Күршеләр үзәгендә традиция буенча шәһәрнең өлкән буын вәкилләрен зурладылар. Бәйрәмдә катнашучылар чәй эчтеләр, үз яшьлек җырларын аккордеонга кушылып җырладылар, декоратив - гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды.
Шәһәр китапханәсендә «Гренада» округының 4 һәм 5 комплексы ветераннарының очрашуы узды. Чакырылган кунаклар өчен чәй табыны һәм иҗади программа әзерләнгән иде. Өлкән буын вәкилләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу бәйрәм көннәрендә Шәһәр Советы депутатлары, Үзәк районы Башкарма комитеты һәм  4, 5,  6 комплекс  ТИҮ вәкилләре исеменнән котлаулар һәм җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.
Шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов өлкәннәрне бәйрәм белән котлады һәм аларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын гомер теләде. «Кадерле ветераннар, шәһәрнең һәм КАМАЗ автогигантының беренче төзүчеләре! Рухыгызның ныклыгы һәм зирәклегегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәтен тоеп яшәвегезне телибез!»,- диде ул. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр декадасы