Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкән яшьтәгеләргә ябыгу хәвефле!

Америка галимнәре өлкән яшьтәге хатын-кызлар өчен ябыгуның хәвефле булуын ачыклаган. "Journal of the American Geriatrics Society" басмасындагы мәкаләдә 20 ел эчендә тугыз килограмм һәм аннан да күбрәк авырлыгын югалткан хатын-кызлар өчен үлем хәвефе - 74 процентка, бот, аяк сөякләре сыну һәм гомум халәтнең начараю хәвефе берничә тапкыр артканы хакында языла.

Гадәттә медицина тикшеренүләрендә ябыгуны уңай яктан гына искә алалар, ләкин кешеләрнең яше исәпкә алынмый. Америка галимнәре 20 ел дәвамында өлкән яшьтәге (68 яшьтән алып) хатын-кызлар арасында үткәрелгән тикшеренүләрдән соң, ябыгуның алар сәламәтлегенә начар тәэсир итүенә шикләнми.Ләкин, нинди яшьтә булуга карамастан, туклану һәм физик активлыкка игътибар кирәклегенә басым ясый. Өлкәннәргә йөрәккә зур йөкләнеш бирә торган күнегүләрдән баш тартырга киңәш итә.

 

https://kiziltan.ru/zdorovie/13799-lkn-hanymnarga-yabygu-hvefle.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев