Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Омега» сәүдә үзәгендә коронавирустан гына түгел, грипптан да вакцинация үткәрелә

«Омега» сәүдә үзәгендә коронавирустан гына түгел, грипптан да вакцинация үткәрелә. Прививка ясатыр алдыннан табиб пациентның тән температурасын һәм кандагы кислород дәрәҗәсен үлчи.

Вакцинация өчен өч препарат: Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәгеннән "Спутник V", Новосибирскиның "Вектор" үзәгеннән "ЭпиВакКорона" һәм Чумаков исемендәге Россия Фәннәр академиясе үзәгеннән "КовиВак" тәкъдим ителә.
Пациент ризалыгын белдергәннән соң, аңа Covid-19дан беренче прививканы ясыйлар.  Барлык препаратлар да ике компонентлы. Икенче уколны 21 көннән соң куйдырырга кирәк.
Вакцинациядән соң авыруга каршы кагыйдәләрне, бигрәк тә беренче прививкадан соң 42 көн дәвамында – иммунитет формалаштырганчы, дәвам итү бик мөһим.
Вакцинаның икенче компоненты прописка урыны буенча поликлиникада ясала. Вакцинациягә «Госуслуги» порталы аша язылырга мөмкин.
Моннан тыш, «Омега» сәүдә үзәгендә гриппка каршы прививканы «Ультрикс» препараты белән ясатырга була.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка короновирус