Бүгенге көндә шәһәрнең барлык торак йортлары кайнар су белән тәэмин ителгән.
Исегезгә төшерәбез, гидравлик сынауларның 3нче этабына 15 июнь көнне старт бирелгән иде. Югары басым белән барысы бергә 40 км дан артык магистраль һәм 50 км квартал эче торбалары тикшерелде. Кайнар суны 196 торак йортта бетереп тордылар. Җылылык системаларында эшләүчеләрнең көчәйтелгән сыйфатлы эше ярдәмендә, бу йорттагы яшәүчеләргә кайнар суны вакытыннан алда бирделәр.
29 июньнән 12 июльгә кадәр гидравлик сынауларның 4нче этабына старт бирелә. Монда Сидоровка, ГЭС бистәләре, Мәләкәс аръягы, 20, 21, 22 микрорайоннар, җитештерү мәйданчыклары, БСИда урнашкан объетлар кертелгән.
Фото: chgtrk.ru
Нет комментариев