Оренбургтан Чаллыга килгән хатын-кызны төрмәгә утырттылар
Яңалыклар тасмасы

Оренбургтан Чаллыга килгән хатын-кызны төрмәгә утырттылар

Ул 10 җинаять кылуда гаепләнде.

Узган ел Оренбургтан Чаллыга бер хатын-кыз күченеп килә. Балалары булу сәбәпле, ул җайлы һәм шул вакытта керемле эш эзли. Аңа яшерелгән наркотик матдәләрне барып алырга тәкъдим итәләр. Ул ризалаша. Тик озак эшли генә алмый – эзенә хокук сакчылары чыга. Әлеге хатын-кызның кечкенә балалар тәрбияләвен, җинаять эшен ачуда ярдәм итүен исәпкә алып, суд аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итте. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев