Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Оригиналь бүләк авторы Гүзәлия Ибраһимова самолетта очачак - ВИДЕО

  Ит бәлеше, дөге бәлеше, “Шәһри Чаллы, туган көнең белән!” дигән язулы торт, чәйнек, кадак, медаль хуҗалары, газетабызга атап язылган шигъри юллар авторы үзләре һәм алып килгән күчтәнәчләре белән таныштырды.

“Пятачок”ка килүчеләр “Шәһри Чаллы” газетасының туган көненә бик күп бүләкләр әзерләгән иде. Алар барысы да сәхнәгә күтәрелде.  Ит бәлеше, дөге бәлеше, “Шәһри Чаллы, туган көнең белән!” дигән язулы торт, чәйнек, кадак, медаль хуҗалары, газетабызга атап язылган шигъри юллар авторы үзләре һәм алып килгән күчтәнәчләре белән таныштырды.

Тамашачылар аларның һәркайсы өчен кул чаптылар. Алкышларның көчен җырчы Илнур Гомәров бәяләде. Пятачокка килүчеләр кадакларны иң оригиналь бүләк тапты.  Тумышы белән Сарман районыннан, Чаллыда яшәүче Гүзәлия Ибраһимова көн кадагына сугучы язмаларыгыз күп булсын, дигән теләк белән тартмага салынган кадаклар алып килгән иде.

 Аның белән якынрак таныштык. Ул яшь чагында да “пятачок”ларга йөрергә яраткан. Хәзергесен дә ошаткан. Бүген бүләк отачагына ышанып килгән.

- "Шәһри Чаллы" газетасын заводка алдыралар, шуннан укыйм. Аеруча хикәяләрне яратам, конкурс турында да шуннан белдем.

Апа белән чия җыя идек, мин кадак бүләк итәм дә самолетта очам, дим. Шунда ук шигыремнең бер куплетын уйладым. Апа әйтә, язып куй, онытасың бит ди, телефонга язып куйдым. Кич кайткач, калган өч куплетын яздым.

 Беренче тапкыр пятачокның Сабан туе итеп үткәрелгәненә килгән идем, бик ошады, яшь чакларны искә төшердек. Бу юлы биегән өчен "Мебель всем" кибетеннән сертификат та бирделәр, самолетта очу да миңа булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев