ОРВИ кайчан чигенәчәк?
Роспотребнадзор идарәсе белгече хәбәр итте.
Чаллыда респиратор инфекцияләре белән авыручылар әлегә кимеми. Узган атнада табибларга 3500дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Авыручыларның яртысы – балалар. 79 кешедә грипп ачыкланган.
«10 мең кешегә 66,6 очрак туры килә һәм хәл тотрыклы дәрәҗәдә. Эпидемиологик хәл күпьеллык күрсәткечләрдән 18,3 процентка түбәнрәк», – дип белдерде ТР Роспортребнадзор идарәсе белгече Наилә Әгъзәмова.
ОРВИ белән авыручылар саны, гадәттә, февраль-март айларында арта. Шуннан соң чигенә башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев