Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бюджеттагы өстәмә акчалар кая китә?

Депутатлар тиешле карар кабул иттеләр.

Шәһәр Советының 4нче чакырылыш XXXII сессиясендә депутатлар бюджетка кергән өстәмә акчаны бүлделәр.

Башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова әйтүенчә, 2024 ел шәһәр бюджеты параметрлары үзгәртелде. Керемнәр 17 млрд 191 млн сум, чыгымнар 17 млрд 222 млн сум күләмендә расланды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бюджетының чыгымнары артуны уңай бәяләде. 

–  824 млн сум өстәмә керем игелекле эшләргә китә. Мәсәлән, 25 млн сум махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең балаларын садикларга йөртү өчен; мәдәният учреждениеләренә музыкаль инструментлар алырга 12 млн сум;  спорт җиһазлары алырга 3 млн сум; тәрбия эшләре буенча мәктәп директорлары ярдәмчеләренә  29 млн сум, 140 млн сум җәмәгать транспортына җибәрелә, – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча ярдәм янәшә Өлешечә мобилизация махсус хәрби операцмя