Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өс­тә­мә ке­рем­нәр­дән - ба­ла­лар­га

Уз­ган ел бюд­же­ты­ның ке­рем өле­ше - 10 мил­ли­ард 153 млн сум, ә чы­гым өле­ше 10 мил­ли­ард 028 млн сум­ны тәш­кил ит­кән.

 

­Шә­һәр Со­ве­ты­ның чи­рат­та­гы сес­си­я­се­нең көн тәр­ти­бе­нә 12 мәсь­ә­лә кер­тел­гән иде. Де­пу­тат­лар 2020 ел­да бюд­жет үтә­ле­ше, 2021 ел бюд­же­ты­на үз­гә­реш­ләр, Чал­лы­ны тө­зек­лән­де­рү ка­гый­дә­лә­ре һәм баш­ка мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча бер­та­выш­тан ка­рар­лар ка­бул ит­те­ләр.

2020 ел шак­тый кат­лау­лы бул­са да, Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры-фи­нанс ида­рә­се баш­лы­гы Свет­ла­на Мө­ле­ко­ва әй­тү­ен­чә, бюд­жет ту­лы­сын­ча үтәл­гән. Уз­ган ел бюд­же­ты­ның ке­рем өле­ше - 10 мил­ли­ард 153 млн сум, ә чы­гым өле­ше 10 мил­ли­ард 028 млн сум­ны тәш­кил ит­кән. Чы­гым­нар­ның 6 млрд сумн­нан ар­ты­гы мә­га­риф өл­кә­се­нә ту­ры ки­лә. Төп са­лым тү­лә­ү­че­ләр: “КА­МАЗ”, “Чал­лы ик­мә­ге” ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те, Ка­тыр­гы-кә­газь ком­би­на­ты һәм баш­ка­лар.

2021 ел бюд­же­ты­на 71 млн 330 мең сум өс­тә­мә ак­ча кер­гән. Сес­си­я­дә аны ту­лы­сын­ча ба­ла­лар­га са­рыф итәр­гә ди­гән ка­рар ка­бул ител­де. Тө­гәл­рәк әйт­кән­дә, фи­нанс­лар уку­чы­лар­ның җәй­ге ялын оеш­ты­ру­га, ба­лигъ бул­ма­ган­нар­ны эш­кә ур­наш­ты­ру­га һәм күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­дә тәр­би­я­лә­нү­че ба­ла­лар­ны  тук­лан­ды­ру­га то­ты­ла­чак. 2021 ел бюд­же­ты­ның ке­рем өле­ше - 10 млрд 595 млн сум, чы­гым өле­ше исә 10 млрд 690 млн сум­ны тәш­кил итә.

Де­пу­тат­лар Ай­гөл Кит­ка­е­ва­ны кон­троль-хи­сап па­ла­та­сы­на ау­дитр итеп рас­ла­ды­лар. Сес­си­я­дә ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­лар бе­лән эш­ләү ко­мис­си­я­се сос­та­вы­на үз­гә­реш­ләр дә кер­тел­де.  Сә­ла­мәт­лек сак­лау ида­рә­се баш­лы­гы Алек­сандр Ни­ко­ла­ев 2020 ел­да сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нең эш­чән­ле­ге ту­рын­да чы­гыш яса­ды.

Сес­си­я­не шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев алып бар­ды. Ул 2020 ел­да шә­һәр пред­при­я­ти­е­ләр эш­чән­ле­ген юга­ры бә­я­лә­де һәм бы­ел та­гын да ях­шы­рак эш­ләр­гә ча­кыр­ды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев