Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өйдә тору мәслихәт!

Шәһәрнең баш табибы Илгизәр Бариев журналистлар белән очрашуда санитар-эпидемиологик вәзгыятьне бәян итте. Бүгенге көндә Чаллыда коронавирусның расланган очрагы 5 218гә җитте. Бу республикадагы күрсәткечтән 3,1%ка түбәнрәк. Хәзерге вакытта 179 кеше табиблар күзәтүе астында.

Шәһәрдә коронавируска каршы чараларны бозган өчен 4 оешмага карата беркетмә төзелгән. Кискен респиратур вируслы авырулар саны арткан. Бер атна эчендә табибларга 8 730 кеше мөрәҗәгать иткән. Аның 6 000нән артыгы балалар. Туганнан алып 2 яшькә кадәрге, 3-6 яшьлек һәм мәктәп укучылары арасында чирләүчеләр аеруча күп. 30 мәктәптән сиксән тугыз класс укучысы авырган. Хәзерге вакытта гриппның H9N2 штаммы таралган. Шифаханәләрдәге гриппка каршы прививка аңа каршы тора ала, диләр белгечләр. 
Укучылар күп чирләсә дә, шәһәр буенча бу күрсәткеч 20%тан артмый. Шуңа күрә уку гадәти режимда дәвам итә.  Шәһәрнең баш санитар табибы халыкны яңа ел бәйрәмнәрен Чаллыда үткәрергә киңәш итте. «Чит илләргә барып коронавирусның  «омикрон» штаммын алып кайтмагыз. Ул Африка илләрендә ачыкланган иде. Хәзер дөньяның 16 илендә, шул исәптән Европада да авыраучылар бар. Төрле хәлләргә әзер булырга, гаиләдә, хезмәт коллективларында профилактика чараларына игътибарны арттырырга, вакцина ясатуны дәвам итәргә кирәк», – диде ул.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле дүшәмбе