Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Озак еллар дәвамында Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалында хезмәт куйган мәртәбәле педагог Ләйлә Габдуллина вафат

Бүген төнлә Яр Чаллыдагы ТИСБИ идарә итү университетының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйлә Батухан кызы Габдуллинаның йөрәге тибүдән туктады.

Моңарчы ул озак еллар Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалында хезмәт куйды. Кызганычка каршы, ул коронавирус инфекциясен җиңә алмады. 
Сүз уңаеннан, 3 көн элек кенә Ләйлә Батухан кызының Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә әнисе үлгән. Мәрхүмә әнисен дә соңгы юлга озата алмаган. Ләйлә Батухан кызы Габдуллина белән хушлашу бүген “Тәүбә” мәчетендә уздырылды. 
Ләйлә Габдуллина 1960 елның 11 маенда туган. Казан дәүләт университетын 1982 елда тәмамлый. Квалификациясе  - «Гамәли математика», һөнәре буенча – математик. Фәнни дәрәҗәсе – педагогик фәннәре кандидаты, доцент. Эш стажы – 37 ел, һөнәре буенча исә – 17 ел.  
Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалында аның ачылышыннан бирле эшли башлаган. 2017 елда исә Ләйлә Батухан кызын ТИСБИ идарә итү университетының директор урынбасары, тәрбия эшләре буенча бүлек мөдире итеп билгелиләр. Шулай ук Чаллы филиалында ул студентларга информатика, логика һәм философия фәннәрен дә укыта.
Ләйлә Габдуллинаны студентлар еш кына “икенче әниебез” дип тә атап йөрткәннәр. Ул бөтен кешене үзенең аеруча да ачык, күтәренке рухлы, ихлас булуы белән әсир итә иде. Мәрхүмәнең урыны җәннәт түрләрендә булсын. Туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр