Пассажир автобусында наркокурьерны тоттылар
Ул төргәкне Качканар шәһәренә илтергә тиеш булган.
«Тула-1» постында инспекторлар Мәскәү-Пермь маршруты буенча хәрәкәт итүче автобусны туктата. Автобус йөртүчене, кайбер пассажирларны тикшерәләр. 33 яшьлек ир-атның рюкзагында 1 кг авырлыкта синтетик матдә табыла. Тикшерү барышында аның клефедрон булуы ачыклана.
Ир-атны кулга алалар. Ул Түбән Тагил шәһәреннән. Сөйләвенчә, наркокурьер булып эшкә 1 ай элек урнашкан. Наркотикларны Мәскәүдән төрле регионнарга тараткан. Бу юлы төргәкләрне Свердловск өлкәсе Качканар шәһәрендә калдырырга тиеш булган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Наркотик таратучыга 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев