Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия түләү тәртибенә үзгәрешләр керә

Бу 30 елдан күбрәк хезмәт итүчеләргә кагыла.

Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә артыннан йөрисе калмаячак. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин иминият пенсиясенә өстәмәләр билгеләүнең яңа тәртибен раслаган.

Яңалык авыл хуҗалыгы тармагында һәм Ерак Төньяк районнарында озак еллар эшләүчеләргә кагыла. Шулай итеп, 2026 елдан пенсиягә авыл стажы өчен өстәмәләрне гариза язмыйча гына билгели башлаячаклар. Бу – авыл хуҗалыгы тармагында 30 елдан күбрәк хезмәт итүчеләргә кагыла. Исегезгә төшерәбез, әлеге төр өстәмәгә агроном, тракторчы, умартачы, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаучы слесарь кебек 500гә якын һөнәр иясе дәгъва кыла ала. Төп таләп – кеше авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, үстерү һәм эшкәртүгә бәйле предприятиедә хезмәт итәргә тиеш.

Ерак Төньяк районнарында эшләүчеләргә исә тагын да тизрәк, 2024 елдан ук иминият пенсиясенә өстәмә билгеләү өчен гариза язып торуның кирәге калмаячак. Киләсе елдан аларга тиешле акчаны үзеннән-үзе түли башлаячаклар.

Яңа тәртип илдә яшәүчеләрне гариза һәм документларны Социаль фондның территориаль бүлекчәләренә тапшыру ихтыяҗыннан азат итәчәк һәм вакытны янда калдырырга булышачак, диелә документның аңлатма язуына. Пенсияне яңадан исәпләү турында карар кабул ителгәннән соң, бу хактагы хәбәрне Дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аша өч эш көне эчендә җиткерәчәкләр.Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә артыннан йөрисе калмаячак. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин иминият пенсиясенә өстәмәләр билгеләүнең яңа тәртибен раслаган.

Яңалык авыл хуҗалыгы тармагында һәм Ерак Төньяк районнарында озак еллар эшләүчеләргә кагыла. Шулай итеп, 2026 елдан пенсиягә авыл стажы өчен өстәмәләрне гариза язмыйча гына билгели башлаячаклар. Бу – авыл хуҗалыгы тармагында 30 елдан күбрәк хезмәт итүчеләргә кагыла. Исегезгә төшерәбез, әлеге төр өстәмәгә агроном, тракторчы, умартачы, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаучы слесарь кебек 500гә якын һөнәр иясе дәгъва кыла ала. Төп таләп – кеше авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, үстерү һәм эшкәртүгә бәйле предприятиедә хезмәт итәргә тиеш.

Ерак Төньяк районнарында эшләүчеләргә исә тагын да тизрәк, 2024 елдан ук иминият пенсиясенә өстәмә билгеләү өчен гариза язып торуның кирәге калмаячак. Киләсе елдан аларга тиешле акчаны үзеннән-үзе түли башлаячаклар.

Яңа тәртип илдә яшәүчеләрне гариза һәм документларны Социаль фондның территориаль бүлекчәләренә тапшыру ихтыяҗыннан азат итәчәк һәм вакытны янда калдырырга булышачак, диелә документның аңлатма язуына. Пенсияне яңадан исәпләү турында карар кабул ителгәннән соң, бу хактагы хәбәрне Дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аша өч эш көне эчендә җиткерәчәклә, дип хәбәр итә https://vatantat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия