Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерлар өчен бушлай булачак

Барлыгы 25әр кешедән торган ун төркем тупланачак.

Чаллыда лаеклы ялдагылар өчен скандинав йөреше буенча түләүсез дәресләр оештырачаклар. Бу җирле пенсионерлар берләшмәсенең республикакүләм бәйгедә грант отуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.  

“Саулыкка – җиңел адымнар белән” проекты агымдагы елның март аенда старт алачак. Анда теләге булган һәр пенсионер языла ала. Өлкәннәрне ничек дөрес итеп йөрергә, таяклар сайларга өйрәтәчәкләр, скандинав йөрешенең файдасы хакында сөйләячәкләр. Барлыгы 25әр кешедән торган ун төркем тупланачак. Алар белән белгечләр сентябрьгә кадәр шөгыльләнергә исәп тоталар.

Проект соңында оештыручылар Чаллыда скандинавча йөрергә яратучылар өчен махсус клуб та булдырырыга исәп тоталар. Аның кысаларында даими төркемнәр эшләячәк. Анда теркәлүчеләргә бушка спорт инветнарьләрен биреп тору да күздә тотыла.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы