Пенсионерлар өчен куанычлы яңалык
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерлар өчен куанычлы яңалык

Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе республика халкының барлык иминият пенсияләрен индексацияләячәк.

2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү, ягъни арттыру турындагы закон үз көченә керәчәк. Тик ул үзе бер айга соңрак – 1 февральдән гамәлгә ашырыла башлый һәм алга таба ел саен булачак. Нәкъ эшләмәүче пенсионерларныкы кебек. 

Акча арттыруның икенче этабы һәр елның 1 апреленнән планлаштырылган. Бу этапта иминият пенсияләре күләме Социаль фонд керемнәре үсешеннән чыгып индексацияләнәчәк. Ул пенсиянең иминият өлешенә генә, ягъни индивидуаль пенсия коэффициенты хисабына формалашканына гына кагылачак. 


Нет комментариев