Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пятачоктан 50шәр килограмм шикәр комы белән кайтып киттеләр

Җиңү паркында пятачок гөрләде.

Бүген Җиңү паркында «Шәһри Чаллы»ның иң халыкчан проекты «Эх, Чаллы пятачоклары»ның быелгы җәйге сезонының беренчесе гөрләп узды.

Пятачокны күркәм гадәт буенча Татарстанның атказанган артисты, дустыбыз Илнур Гомәров башлап җибәрде. Аннары сәхнәгә бер-бер артлы халкыбызның яраткан җырчылары Габидулла Хөрмәтуллин, Сәрия Нәбиуллина, гармунчы-җырчы Фәнилә Салихова чыгып үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Аларга кушылып тамашачылар рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.

Танылган баянчы Ринат Насыйров, шагыйрә, танылган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева да  халыкны уйнатты, биетте, җырлатты. 

Халык арасында популярлык казанган сулы тазда биюдә бу юлы Чистайдан килгән Илдар Садыйков иң остасы булып чыкты. Ул уенның шартына туры китереп тазындагы суы беткәнче биеде.  Хәер бу ярышта җиңелүчеләр булмады. Һәркемгә үзе биегән таз бүләк ителде.

Пятачокта тагын бер дустыбыз Мәүлетҗан Хисамиев үзенең бүләген – 50шәр кг шикәр комын җырчы Сәрия Нәбиуллина белән алыштырыгысыз алып баручы Резидә Ганиевага тапшырды. «Халыкчан бәйрәм оештырган өчен «Шәһри Чаллы»ның баш редакторы Резидә Юсуповга рәхмәт әйтте ул.
Ә Сәрия апа Нәбиуллина шикәр комына сөенеп: «Бүгенге көн әйбәт булды, бушка узмады», – диде.

Пятачок бу юлы да дусларны, иҗатташларны, хезмәттәшләрне очраштырды. Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева үзенең «Гөрләп яшә» җырын башкаручы ут җырчыбыз Рафис Кәлимуллин белән тәүге тапкыр очрашты. Рафис аңа матур җырлар өчен халык алдында рәхмәт әйтте. 

Пятачогыбызның махсус кунагы Рафис Кәлимуллин үзенең берсеннән-берсе дәртле җырларын башкарып, тамашачыларны тәмам «кыздырды». Шәһәрдәшләребез аңа кушылып рәхәтләнеп биеделәр. «Аллаһы Тәгалә бер кешегә талантны өеп биргән. Үзе җырлый, үзе бии. Шәп җырчы», – диде аның турында шәһәрдәшебез Гүзәлия Зарипова.  

Газетабызның баш редакторы Резидә Юсупова «Чаллы пятачоклары»ның иң халыкчан проект икәнен, аның дәвамлы булачагын әйтеп, тамашачыларны сөендерде. 

Җырлы-биюле кичәдән берәүләр шикәр комы, икенчеләр китап белән кайтып киттеләр, ә күпчелек тамашачылар дуслары, туганнары белән очрашып ләззәтләнде. Пятачоклы яшьлекләрен искә төшереп, рәхәтләнеп күңел ачтылар. 

Пятачок турындагы репортажны  «Шәһри Чаллы»ның киләсе саннарыннан укырсыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм җәй пятачок

2
X