Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пистолет белән аткан Чаллы егетен җаваплылыкка тартачаклар

Аның пистолетын экспертиза ярдәмендә тикшерделәр.

Түбән Камада 19 яшьлек Чаллы егетенә карата җинаять эше кузгаттылар. Ул үтерү белән һәм сәламәтлеккә зыян китерү белән янауда гаепләнә.

Исегезгә төшерәбез, вакыйга октябрь ахырында Түбән Кама подьезды янында булды. Чаллы егете яшьтәше белән мөнәсәбәтләрен ачыклый. Сүгенеп сөйләшә, үтерергә яный. Аңа өенә кереп китәргә комачаулый. Бәхәс вакытында пистолеттан берничә тапкыр идәнгә, соңыннан каршындагы егетнең башына ата. Бу мизгелләр домофон видеокамерасына эләгә (моннан укы). 

Хокук сакчылары егетне тәүлек эчендә кулга алалар. Бу гамәле өчен ул гафу үтенә, кешеләргә бүтән зыян салмаска вәгъдә бирә. Пистолетын экспертизага җибәрәләр. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте белдерүенчә, ул пневматик пистолет булып чыга. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев