Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пляж волейболы буенча иң көчле командалар билгеле булды

Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында ел саен үткәрелә торган пляж волейболы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар лигасы турниры тәмамланды.

Ул Эшче яшьләр спартакиадасы кысаларында узды. Турнирда 10 хатын-кыз һәм 24 ир-ат командасы катнашты.
Бүләкләү тантанасында шәһәрнең колейбол федерациясе башкарма директоры Сергей Волобуев катнашты. 
Кискен көрәш барышында турнир нәтиҗәләре түбәндәгечә бүленде. Ирләр лигасында Россия ГТХМ командасы чемпион һәм күчмә кубокка ия булды, икенче урында – Яр Чаллы ТЭЦ командасы һәм өченче урында – Түбән Кама ГЭСы командасы.
Хатын-кызлар лигасында җиңүчеләр һәм күчмә кубок ияләре – «СОЮЗ-РЕГИОН» ГК ҖЧҖ командасы, икенче урында – «Ремдизель» АҖ командасы һәм призерлар өчлеген «Яр Чаллы балалар йорты» дәүләт казна сәламәтлек саклау учреждениесе командасы йомгаклады.
Финал уеннарыннан соң ук турнирны ябу һәм җиңүчеләрне, призерларны медальләр, дипломнар һәм турнирны оештыручылардан, шулай ук партнерлардан кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләү булды.

 

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев